20 ноябрь 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Биолог ракка каршы вакциналарны күпчелек авырулар өчен булдыру юлларын аңлатты
Киләчәктә өметле онковакциналарны күп санлы пациентлар өчен булдырырга мөмкин. Бу хакта RT хәбәрчесенә молекуляр биолог һәм вирусолог Петр Чумаков сөйләде.
-
Җәмгыять
Хоккей гына түгел бу: «Нефтехимик» экоматч уздырды
«Нефтехим Арена» Боз сараенда хоккей сөючеләрне кабат спорт рухы һәм экологик тематика берләштерде. СИБУР ярдәме белән биредә дүртенче ел рәттән экоматч узды.
-
Яңалыклар
Башкалада Казан дәүләт медицина университетының тарихи кварталын үстерү концепциясе эшләнә
Башкалада Казан дәүләт медицина университеты һәм тарихи медицина учреждениеләре урнашкан Бутлеров, Толстой, Щапов һәм Курашов урамнары чикләрендәге тарихи кварталны үзгәртергә җыеналар.
-
Яңалыклар
Иртәгә Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак
Сәүдә эше 6:00 дән 13:00 гә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә Казан мэриясе.
-
Яңалыклар
Республикада дәүләт хезмәткәрләренең ясалма фәһем белән эшләү кагыйдәләре расланды
Татарстан Министрлар Кабинеты хакимият органнарының ясалма фәһем нигезендә мәгълүмат системалары белән үзара хезмәттәшлек итү тәртибен раслады. Тиешле карар проекты коррупциягә каршы экспертиза уза, дип хәбәр итә «Татар-информ».
-
Яңалыклар
«Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең XLнчы конференциясе узды
Бүген «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең XLнчы конференциясе узды. Биредә Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Абдулганиевны «Бердәм Россия» төбәк бүлеге секретаре итеп сайладылар.
-
Яңалыклар
Татарстан мәчетләрендә барлык теләүчеләр өчен Коръән укырга өйрәнү курслары башлана
Рамазан-шәриф ае башланырга ике ай кала, Татарстан мәчетләрендә барлык теләүчеләр өчен Коръән укырга өйрәтү курслары башлана.
-
Риман Гыйлемханов
«Киң халыкка җиткерелә»
Язмамның исеме сезне бераз гаҗәпләнгәндер. Ә бит өч сүздән торган бу җөмләне мин телевидениедә барган бер тапшыруда ишеттем. Бездә «киң җәмәгатьчелек» дигән сүзләр кулланыла үзе, бу – «широкая общественность» дигәннең сүзгә-сүз тәрҗемәсе. Ә менә «киң халык» дип әйтүне ишеткән юк иде. «Халыкның «киңе», «тары» була микәнни?!» – дип аптырап утырдым да кулга каләм алдым.
-
Яңалыклар
Онколог үпкә ямаш шешеннән саклый торган ризыкларны атап үткән
Табиб брокколи, төсле кәбестә, брюссель кәбетәсе һәм башлы кәбестәдә глюкозинолатлар барлыгын әйткән. Алар ашкайнату барышында сульфорафанга әйләнә. Әлеге матдә сәламәт тукымаларга зыян китермичә, яман шеш күзәнәкләрен юк итәргә һәм аларның үсешен туктатырга сәләтле.
-
МӨҺИМ
Исеме матур, кемнәр куйган? Татарстан авылларының исемнәрен барладык
Куян, Аю, Күктәкә, Казиле... Хайван түгел, авыл исемнәре бу. Ышанмыйсызмы? Район карталарына күз салыгыз әле. Анда күрергә һәм ишетергә гадәтләнгән атамалар арасында хәтта иң җитди кешене дә елмаерга мәҗбүр итә торганнары очрый. Мондый исемнәр каян килеп чыккан соң? Алар, кеше исемнәре кебек үк, тулы бер торак пунктның язмышына йогынты ясый аламы?
-
Серле сандык
Күңелгә якын урын
Мебельнең урынын алыштырып карыйсың, яңа пәрдә алып эләсең, киштәләрне бушатасың – барыбер нәрсәседер ошамый. Йокы бүлмәсе турында сүз. Дизайнер Рузалия Шәрәфетдинованың аны күңелгә якын итеп үзгәртүгә ярдәм итәрдәй киңәшләре болайрак.
-
Яңалыклар
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы томан вакытында иминлек чаралары турында искәртте
Татарстанда 21 ноябрьгә каршы төндә һәм иртән урыны белән томан көтелә. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында әлеге уңайдан иминлек чаралары турында искәрттеләр, дип хәбәр итә «Татар-информ».
-
Серле сандык
Күгәректән ничек котылырга?
Юыну бүлмәсендәге кафель плитканың җөйләрендә кара таплар бик тиз барлыкка килә. Күгәрекне бетерү өчен хлорлы «химия» урынына гади генә әйберләр дә кулланырга була.
-
Җәмгыять
Өйдә әти булмаганда…
«Балага әти дә, әни дә кирәк», – дигәнне еш ишетергә туры килә. Ләкин тормышта төрле хәлләр була. Кемнеңдер әтисе гаиләдән китә, кемнекенәдер озак яшәү насыйп булмаган. Ә кайбер хатын-кызлар ир-ат белән гаилә кормыйча, баланы үзләре генә үстерергә карар кыла.
-
Яңалыклар
Үзебезнең кулда: Түбән Камада белгечләрне табиб һөнәренә багышладылар
Түбән Камада яшь белгечләрне табиб һөнәренә багышлау тантанасы булды.